Содержание
-
Уйный-уйныйусәбез!(кечкенәләр төркеме өчен)
-
Максат:Балаларның табигать күренешләре белән кызыксындыру, табигатьтәге матурлыкныкүрә белергә, аңа сокланыргаөйрәтү.
-
Бурычлар: Балаларда эзләп табу эшчәнлеген дәвам итәргә,сюжетлы рәсемдә төп төсләрдәге предметларны аерып күрсәтергә,ул төсләрне әйтә белергә,ел фасылларына хас билгеләрне (яшел,сары , яфраклар,сары кояш,тамчылар тама,кар ява, кызыл алмалар пешә) аерып күрсәтергә күнектерү. Хайваннарны таный һәм аера белүне , логик фикерләү,хәтер уйлау сәләтләрен үстерү. Кул чукларының мускулатурасын ныгыту. Балаларда игътибарлылык, түземлелек тәрбияләү.
-
Дидактик уен : “Кем икәнен бел”
Бала игътибар белән карый ,аннары хайваннарны тавыш һәм хәрәкәт белән күрсәтә. Аларны һәрбер ел фасылына куя. Аю килгән урманнан, Ерак диеп тормаган. Уйный балалар белән. Балалар шатланалар: Аюга кул чабалар.
-
Дидактик уен:“Яз безгә нәрсә китерә”
Тәрбияче бала алдына сюжетлы рәсем куя.Ул яз темасына рәсемнәрне табып куярга куша.Яз көне кояш чыга.Кар,боз нәрсәгә әйләнә?Яз көне агачларда нәрсәләр чыга,алар нинди төстә?
-
Дидактик уен: “Кышын шундый рәхәт”
Рәсемдә нәрсәләр күрәсез. Елның кайсы вакыты? Карны тагын кайда күрәсез (агачларда, җирдә) Ә. Бикчәнтәева“Кыш” шигырен уку. Салкын саф һава, Салкын кар ява. Урамга чыксан, Битләр кызара.
-
Дидактик уен:” “Җәй безгә нәрсәләр алып килә”
Ел фасылына туры килмәгән предметны күрсәтәләр аның артык һәм ни өчен артык икәнен әйтәләр (мәсәлән җәй көне кар яумый ,яфраклар саргаймый һ.б).
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.